«Ак Барс» – «Нефтехимик» матчы Түбән Кама командасы файдасына тәмамланды
Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командалары Казан бозында көч сынашты. Җиңүне «Нефтехимик» яулады. Уен исәбе – 0:2.
Беренче периодның унбишенче минутында «Нефтехимик» уенчысы Григорий Селезнёв исәпне ачты (0:1).
Икенче период голларсыз узды.
Өченче период ахырында «Ак Барс» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, «Нефтехимик» һөҗүмчесе Булат Шәфигуллин алканы Казан командасының буш капкасына кертеп куйды (0:2).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Арефьев);
- Хмелевский – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
- Барабанов – Сафонов – Галимов, Карпухин – Марченко;
- Денисенко – Биро – Алистров, Лучевников – Терехов;
- Дыняк – Кателевский – Бровкин (Галеев), Таймазов.
«Нефтехимик»
- Озолин (Любалин);
- Шәфигуллин – Дергачёв – Артамонов, Сериков – Пастухов;
- Белозёров – Митякин – Җәфәров, Хафизуллин – Хәйруллин;
- Точилкин – Хоружев – Селезнёв, Профака – Хлыстов;
- Надворный – Николишин – Попугаев (Киволапов), Крощинский.
15 гыйнвар көнне «Ак Барс» Хабаровск шәһәрендә «Амур»га каршы уйнаячак, матч 12:15 башлана. «Нефтехимик» 17:00 Астанада «Барыс» белән көч сынашачак.