Азнакайда «Чаналар – 2026» фестивале узачак
Азнакай шәһәрендә инде берничә ел Яңа ел бәйрәмнәре чорында чаналар фестивале уздырыла. Быел чана осталарын 6 гыйнвар көнне 10.00 сәгатьтә Р.Ишкәев исемендәге паркта көтеп калалар, дип хәбәр итә «Азнакай» сайты.
Фестивальдә түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк: «Иң креатив чаналар», «Оригиналь костюмнар, «Җиңү чанасы» (Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана), «Майлаган кебек!» (таудан иң тиз төшү), «Халыклар бердәмлеге чанасы» (Россиядә Халыклар бердәмлеге елына багышлана), «Ерак барган саен – яхшырак» (иң ерак арага шуу).