Татарстанда дүрт сәгать буе пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булды
Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимын гамәлдән чыгардылар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 04.31 сәгатьтә әлеге режимны гамәлдән чыгару турында хәбәр итте.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы» режимы гамәлдән чыгарылды», - диелә кушымтада.
Әлеге режимны кертү турында хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында Мәскәү вакыты белән 00.18 сәгатьтә чыкты. Татарстан аэропортларын ябу турында хәбәр ителмәде.