Татарстан Гидрометеорология үзәге -3 градуска кадәр салкын турында кисәтә
Иртәгә, 28 сентябрьгә каршы төндә, Татарстанда һава торышының түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Якшәмбе төнге сәгатьләрдә урыны белән республика буенча һавада һәм туфракта -3 градуска кадәр салкыннар көтелә. Кайбер районнарда томан төшәчәк.
Элегрәк РФ Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд якын көннәрдә Идел Буе төбәкләрендә фаразлана торган -5 градуска кадәр салкыннар турында сөйләде.
Бүген, 27 сентябрьдә, Татарстанда термометр баганалары 11 градустан югары күтәрелмәячәк.