Рөстәм Нуриев Алабуга мэры итеп яңадан сайланды
Бүген Алабуга шәһәр советы утырышында депутатлар бертавыштан Рөстәм Нуриевны икенче срокка сайлады. Беренче тапкыр ул шәһәрне 2020 елда җитәкли башлады.
Мэр үзенең чыгышында шәһәр халкына ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте һәм үзенә зур җаваплылык алуын ассызыклады.
«Шәһәр мэры вазифасына керешкәндә иң беренче чиратта шәһәр халкына күрсәткән ышанычы өчен рәхмәт белдерәм. Алабуга районының язмышы өчен һәм анда яшәүчеләрнең барысы алдында җаваплылыгымны аңлыйм».
Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка шәһәргә ярдәм итүе һәм игътибар күрсәтүе өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. Шәһәр мэры шулай ук депутатларга конструктив диалог һәм халык белән актив эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде.
Соңгы елларда район пандемия һәм махсус хәрби операция кебек җитди сынаулар аша уза. Мондый шартларда хакимият белән җәмгыятьнең бердәмлеге аеруча кыйммәт, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Нуриев һәр кешенең район үсешенә керткән өлешен аерым ассызыклады һәм соңгы еллардагы төп казанышларны санап үтте: авыл территорияләрен үстерү, тарихи мирасны саклау, музейларны модернизацияләү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, спорт традицияләрен торгызу.
Перспективаларга килгәндә, мэр икенче срокның өстенлекләрен билгеләде: бу коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, социаль өлкәне үстерү, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, яңа заманча җәмәгать киңлекләре булдыру.
«Районның уңышларында һәр кешенең өлеше бар. Һәр җиңү – ул безнең туган якка мәхәббәтебез һәм бердәмлегебезнең чагылышы», - дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.