Дамир Фәттахов Бөгелмә мэры итеп сайланды
Бүген Бөгелмә администрациясенең зур залында бишенче чакырылыш шәһәр советы депутатларының беренче сессиясе узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә шәһәрнең яңа мэрын сайлау булды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов катнашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Шәһәр советының яңа составына 20 депутат кергән, алар барысы да утырышта булды. Көн тәртибендә биш мәсьәлә каралды.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вячеслав Наумов шәһәр советы депутатларын сайлауларга нәтиҗә ясады. Аннары «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе җитәкчесе Галина Дулова шәһәр мэры вазифасына Дамир Фәттаховның кандидатурасын тәкъдим итте. Ачык тавыш бирү барышында депутатлар бертавыштан аның кандидатурасын хуплады.
Нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң Дамир Фәттахов Бөгелмә мэры антын бирде һәм сессияне алып баруын дәвам итте.
Депутатлар арасыннан мэрның урынбасары итеп Ирина Белова билгеләнде. Ул шулай ук Бөгелмә муниципаль район советына Бөгелмә муниципаль берәмлеге вәкиле итеп сайланган. Сессия азагында депутатлар шәһәр советының дүрт даими комиссиясенең составын раслады. Әлеге комиссияләр совет компетенциясе кысаларында төрле мәсьәләләрне алдан карау һәм әзерләү белән шөгыльләнәчәк.
14:00 сәгатьтә Бөгелмә район советы сессиясендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы сайланачак.