Казан ипподромын капиталь ремонтлауга 325 миллион сум бүлеп биреләчәк
Татарстанда Казан ипподромын капиталь яңарту планлаштырыла. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 325 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Бу дәүләт сатып алулары порталындагы урнаштырылган тендер мәгълүматларыннан билгеле булды.
Акчалар биналарны ремонтлауга, территорияләрне төзекләндерүгә, шулай ук җиһазлар һәм инвентарь сатып алуга юнәлтеләчәк.
Эшләр барышында холл, коридорлар, манеж, баскычлар, VIP-бүлмәләр һәм конференцияләр залы яңартылачак. Моннан тыш, чабыш юлларын һәм киртәләрне торгызу, постаментны табигый таш белән тышлау, янгынга каршы ишекләр урнаштыру, кондиционер системаларын модернизацияләү, түбәләрне ремонтлау һәм гидроизоляцияләү планлаштырыла.
Ипподром яны территориясе дә үзгәрәчәк: тротуарлар, юллар һәм мәйданчыклар яңартылачак, территория яшелләндереләчәк.
Эшләрне төгәлләү вакыты 2026 елның 31 маена билгеләнгән. Заказчы – «ТР Главстрой» дәүләт бюджет учреждениесе.