Татарстанда җылы һава торышы көтелә
6 сентябрьдә Татарстанда аяз һәм җылы һава торышы көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, яңгырлар булу ихтималы аз, урыны белән алмашынучан болытлы һава булуы ихтимал.
Җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән җилнең тизлеге 16 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һава температурасы +10...+15 градус, көндез термометр баганалары +20...+ 25°градуска кадәр күтәреләчәк.