Рөстәм Миңнеханов Антон Алихановның 19 августта Казанга сәфәре турында хәбәр итте
Иртәгә Казанда «РОСТКИ» халыкара форумында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алихановны көтәләр. Бу хакта түгәрәк өстәлдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.
«Иртәгә Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов килергә тиеш. Мин Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать иттем. Ул Кытай белән хезмәттәшлек мәсьәләләрен бик җитди карый. Мәскәүдә зур киңәшмәләргә карамастан, иртәгә министр булачак, һәм без федераль дәрәҗәдәге мәсьәләләрне федераль министрга җиткерә алачакбыз», - диде Миңнеханов.
Антон Алиханов быел февраль аенда Казанда булды, ул вакытта ул 2024 елда Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә катнашкан иде. Ул вакытта федераль министр белдергәнчә, бюджетта Россия предприятиеләре өчен сәнәгать роботлары сатып алуга ташламаларга 1 млрд сум салынган.