Автоюрист юл-транспорт һәлакәте вакытында юл билгесе булмаган өчен штраф турында кисәтте
Авариягә очрап туктарга мәҗбүр булган йөртүчене «авария» билгесен куймаган очракта 1 мең сум күләмендә штраф көтә. Бу хакта «Татар-информ»га автоюрист Лев Воропаев хәбәр итте.
«Әгәр йөртүче юл-транспорт һәлакәтенә юлыкса һәм шул вакытта авария тукталышы билгесен куймаса, мондый хокук бозу өчен аңа 1 мең сум штраф салыначак», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул искәрткәнчә, мондый хокук бозулар өчен җаваплылык Россия Административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсендә каралган (юл-транспорт һәлакәтенә бәйле рәвештә бурычларны үтәмәү).