Татарстанда терлекләре бруцеллез белән авырый башлаган ферма хуҗасына штраф салганнар
Балтач районында прокуратура сарыклар һәм кәҗәләр үрчетелә торган ферманы тикшергәннән соң, андагы хайваннарның бруцеллез белән авыруын ачыклаган.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, фермада терлекләрне документсыз тотканнар. Карантин кертелгәннән соң, хуҗа авырый торган сарыкларның һәм кәҗәләрнең биркаларын алган, ә 39 хайван югалган.
Тикшерү барышында ферманы карантинга ябу карары чыгарылган. Хуҗага ветеринария кагыйдәләрен бозган өчен штраф билгеләнгән. Прокуратура хокук бозуларны төзәтүне таләп итә.