Әлмәттә татар гореф-гадәтләренә нигезләнгән никах теркәлде
Үзенчәлеге, колориты, уникаль мәдәнияте һәм күп гасырлык традицияләре татар халкы тормышының аерылгысыз өлеше булып кала, шуның нәтиҗәсендә татар туе бүген дә җәлеп итүчәнлеген саклый. 15 август көнне Әлмәт шәһәре ЗАГС идарәсендә Сәлахетдинов Фларид Сәгыйрь улы белән Галимбәкова Фәридә Фәрит кызының никахлары теркәлде. Бу хакта ТР ЗАГС идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кәләш тантана өчен үзенчәлекле татар милли киемен сайлаган. Никахны рәсми рәвештә теркәгәннән соң, ЗАГС идарәсе җитәкчесе Илсөя Зөбәерова яшь парларны котлады һәм аларга «Татар милли ашлары» китабын бүләк итте.