Казаннан Динә Хөснетдинова Этери Тутберидзе төркемен тулыландырды
Фигуралы шуучы Динә Хөснетдинова тренер Этери Тутберидзе төркемен тулыландырды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Динә Хөснетдинова Этери Тутберидзе төркеменә яшүсмерләр арасында узган контроль прокатларыннан соң килде, хәзерге вакытта ул күнегүләр үткәрергә кереште», - дип хәбәр итә чыганак.
Искәртеп үтәбез, Динә Казанда Надежда Заякина төркемендә шөгыльләнде. 2024 елда Хөснетдинова яшүсмерләр арасында узган Россиянең Гран-при этабында бронза медаль яулады.
Динәнең активында өчле аксель бар, ул киләсе сезонда өлкәннәр арасындагы ярышларда чыгыш ясый алачак.