Татарстанның Сарман районында хайваннарда котыру авыруы буенча карантин кертелде
Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авыл җирлегендә хайваннарда котыру авыруы буенча карантин кертелде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.
Котыру авыруына бәйле очрак Зур Нөркәй авылында (Рәфыйков урамы, 97) урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә ачыкланган.
Сарман муниципаль районының Зур Нөркәй авыл җирлегендә эпизоотик чыганактан 2 чакрым радиустагы территория имин түгел дип табылган.
Чикләүләр гамәлдә булган вакытта эпизоотик чыганак территориясенә бары тик терлекләрне караучы хезмәткәрләргә, ветеринарларга, чыганакны юк итүчеләргә һәм җирле халыкка (шул исәптән – вакытлыча килүчеләргә) гына керергә рөхсәт ителә.
Әлеге территориядә котыру авыруына тиз бирешә торган чирле хайваннарны дәвалау, шулай ук аларны бирегә кертү һәм алып чыгу тыела. Хайваннарны биредән чыгарганчыга кадәр 179 көн алдан котыру авыруына каршы вакцина ясалган очракта гына алып чыгарга рөхсәт ителә. Шулай ук авыруга тиз бирешә торган хайваннарны бер җирдән икенче җиргә күчерергә һәм төркемнәргә бүләргә, мәетләреннән тиресен салдырырга ярамый.
Имин булмаган территориядә карантин вакытында ярминкәләр, күргәзмәләр һәм башка чаралар үткәрү тыела. Аларны биредән алып чыгуга килгәндә, эпизоотик чыганакта гамәлдә булганнарына охшаш чаралар кертелгән. Авыруга тиз бирешә торган кыргый хайваннарны зоопарклар өчен ауларга рөхсәт ителми.
Карантин режимы котыру чире йоктыруда шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан яки соңгы авыру хайванның мәетен юк иткәннән соң 60 көн узгач кына гамәлдән чыгарылачак.
Июль аенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хайваннарда очрый торган куркыныч авыруларны профилактикалау мәсьәләләренә өстенлек бирелергә тиеш, дип белдергән иде. «Биредә республикабызның иминлеге турында сүз бара. Без – терлекчелек тармагы алга киткән төбәк. Саклык чаралары бик тә мөһим, чөнки бу авырулар зур куркыныч тудыра», - дип искәртте ул.