Татарстан синоптиклары янә көчле яңгыр, яшен һәм боз явуы турында кисәтә
Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Аерым алганда, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә. Шулай ук көчле яңгырлар да көтелә, боз явуы ихтимал.
Моннан тыш, 12 августта төнлә һәм иртән төбәк буенча кайбер урыннарда томан төшәчәк.