Волынец Белем көне алдыннан әти-әниләргә кимендә 20 мең сум түләргә тәкъдим итте
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Белем көне алдыннан бөтен мәктәп укучыларының әти-әниләренә 20 мең сум түләргә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мондый матди ярдәмне керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә бөтен гаиләләргә дә күрсәтергә кирәк.
«1 сентябрь алдыннан бөтен мәктәп укучыларының әти-әниләренә, гаиләнең мохтаҗлыгына бәйсез рәвештә, пособие бирергә кирәк дип саныйм. Кимендә 20 мең. Гаилә өчен мәктәпкә әзерләнү стресс булмасын», – дип җиткерә аның сүзләрен «Говорит Москва» радиостанциясе.
Аның сүзләренчә, кайбер ата-аналар баланы мәктәпкә әзерләү өчен кредит алырга мәҗбүр, чөнки кием-салым һәм мәктәп өчен башка кирәк-яраклар «түгәрәк суммага» чыга. Әмма соңыннан бу бурычларны ел буе түләргә туры килә һәм бу 1 сентябрьне дә һәм тулаем, балачакны «агулый» дип сөйләгән балалар омбудсмены.