Савельев һәм Миңнеханов Казан аэропортын яңартуга бәйле планнар белән танышты
РФ вице-премьеры Виталий Савельев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада аэропорт инфраструктурасын яңарту һәм киңәйтү планнары белән танышты. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортын үстерүгә аерым игътибар бирелде.
Бүгенге көндә Казаннан 83 юнәлеш буенча рейслар башкарыла, шуларның 51е – Россия буенча, 32се – чит илләргә. Аэропортның проект куәте елына 2,5 миллион пассажир тәшкил итсә дә, чынлыкта бу саннар күпкә артып китә: 2023 елда пассажирлар агымы якынча 5,2 миллион булган, ә 2024 елның беренче яртыеллыгында инде 5,3 миллион кешегә җиткән, бу узган елгы күрсәткечтән 3,8 процентка артыграк.
БРИКС саммиты алдыннан 2024 елның октябрендә һава суднолары өчен 51 тукталышка исәпләнгән 160 мең квадрат метр мәйданлы яңа перрон файдалануга тапшырылды.
Озак сроклы мастер-план кысаларында яңа пассажир терминалын проектлау башланды. Аның үткәрү сәләте елына 5,7 миллион кешедән артып китәчәк.