Яшел Үзән районының Әйшә авылында махсус операция хәрбиләренә багышланган мемориал ачылды
18 июльдә, Яшел Үзән районының Әйшә авыл җирлегендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориал такта ачу тантанасы булды. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы яза.
Анда Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты, хәрби комиссариат, «Сугышчан бергәлек» оешмасы вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, волонтерлар, Әйшә халкы һәм укучылар актив катнашты.
Әлеге мемориал хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче яшел үзәнле Евгений Мухамов инициативасы һәм ярдәме белән куелган. Тантанада аның әнисе һәм туганнары, хезмәттәшләре дә бар иде, диелә хәбәрдә.