Казанда пляжда су коенганда аңын югалткан 75 яшьлек ир-атны коткарганнар
Казанда Суда коткару җәмгыяте коткаручылары Тирән күлдә аңын югалткан 75 яшьлек ир-атны судан алып чыккан.
«Татар-информ»га Казанның Суда коткару җәмгыяте рәисе Никита Коробицын хәбәр иткәнчә, көндез Тирән күл пляжында өлкән яшьтәге ир-атның хәле начарланган, ул суда аңын югалткан. Күпмедер вакыт йөзтүбән суга капланып яткан.
Коткаручылар ир-атның хәле начарланганын бик тиз күреп алган, аны судан алып чыккан һәм беренче ярдәм күрсәткән. Шуннан соң аны ашыгыч ярдәм медицина хезмәткәрләренә тапшырганнар.