Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


«Өмет» газетасы: Татар азаны яңгырарга тиеш

Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Татар азаны яңгырарга тиеш» дигән язмасы чыкты.

«Иске Майна районында урнашкан «Болгар заставасы» агротуристлык тарихи-мәдәни комплексында «Татар азаны» Бөтенроссия конкурсы гөрләп узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган әлеге чара «Сембер» бизнес-клубы һәм «Рухи моң» иҗат берләшмәсе тырышлыгы белән оештырылган иде.

Ульяновск өлкәсе губернаторы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә үткәрелгән мәртәбәле конкурс татар мәкаме белән азан әйтергә өйрәтүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы белән башланып китте. Өлкә губернаторының киңәшчесе, Бөтенроссия бәйгесен оештыру комитеты рәисе урынбасары Руслан Гайнетдинов сөенечле хәбәре белән уртаклашты: беренче тапкыр уздырылган конкурска Россиянең унбиш төбәгеннән йөздән артык гариза килгән, шуларның бары тик уникесе генә финалга үткән.

Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин борынгы болгар җирләрендә үткәрелгән әлеге бәйгене тарихи вакыйга дип атады һәм аны оештыру максатында күп көч һәм тырышлык куйган күренекле милләттәшебез Руслан Гайнетдиновка олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Безнең максатыбыз татар азанын башкаларга да ирештерүдән гыйбарәт, шуңа күрә азан аһәңе беркайчан да сүнмәсен, тынмасын, бар җирдә дә яңгырасын иде, диде Ильяс хәзрәт.

Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткулловның чыгышы да гыйбрәтле яңгырады. Аның фикеренчә, азан – ул тәмамланган дәгъват. Кемдәдер моң бар, әмма рух юк, мәчеттә азан әйтүче мөәзиндә рухи моң булырга тиеш, диде хәзрәт. Ул җитди яңалыгы белән бүлеште: мәчет канаты астында эшләп килүче «Сальсабиль» балалар үсеше үзәгендәге дин дәресләрендә шәкертләр татар мәкаме белән азан әйтергә өйрәнәчәкләр. Хәзерге вакытта мәктәбебездә атнасына икешәр сәгать татар теле һәм ислам дине нигезләре дәресләре керә, дип өстәде Рәсүл хәзрәт.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, танылган эшмәкәр, милләт җанлы шәхес Фәрид Мифтахов күркәм мәҗлестә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән сәламләп, татар азаны конкурсының милләтебезнең рухын ныгытуга бәһасез өлеш кертүен билгеләп үтте. Бүген биредә киләчәккә орлык салына, бу зур шатлык бит, диде күренекле хәйрияче. Мәркәзебез Казанның «Рухи моң» берләшмәсе җитәкчесе Марсель Вәгыйзов та конкурсны оештыруга бәйле мәшәкатьләрнең күпчелек өлешен үз өстенә алган Руслан Гайнетдиновка рәхмәт сүзләрен ирештерергә ашыкты.

«Әлеге конкурска без дүрт ай дәвамында әзерләндек. Сайлап алу турында катнашучылар өчен дәресләр дистанцион форматта үткәрелде. Аннары алар үзләренең видеоматериалларын – азан әйтүләрен яздырып җибәрделәр. Унике мөселман кардәшебез финалга чыкты. Аллаһы Тәгалә һәрбер кешегә сәләт бирә. Кыямәт көнендә шушы сәләт ярдәмендә динебезгә нинди файда китерүебез турында Раббыбыз каршында җавап тотачакбыз. Шуңа күрә бәйгедә катнашучылар үзләре өйрәнгәнне башкаларга да җиткерсеннәр иде. Татар азаны яңгырарга тиеш!» - диде җырчы, мөнәҗәтләр башкаручы, Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов.

«Рухи моң» иҗат берләшмәсен әйдәп баручы Марсель Әхмәдуллинның фикерләре дә һәркемне уйландырырлык.

«Бездә азанны күбрәге гарәп мәкаме белән әйтәләр. Кызганычка, кайбер мәчетләрдә түбән сыйфатлы азан, дөресрәге, азанга пародия яңгырый. Халыкта, якын тирәдәге йортларда яшәүчеләрдә бу еш кына ризасызлык тудыра. Мәкам – ул генетик код. Аның ярдәмендә без халкыбызның күңеленә барып җитә алабыз. Татарның калебен татар мәкаме аркылы гына йомшартырга, сафландырырга мөмкин. Татар мәкаме мәшһүр мәкамнәр исемлегенә керә. Бүген безнең алдыбызда аны тарату, халыкка җиткерү бурычы тора», - диде Марсель әфәнде.

Татарстанның халык артисты, конкурсның жюри әгъзасы Миңгол Галиевның чыгышы да күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

«Милләтне, телебезне, динебезне саклап калу өчен илаһи моңны күз карасыдай сакларга, аны киләчәк буыннарга тапшырып калдырырга кирәк. Тәнне әсир итәргә була, ә менә җанны, калебне әсир итүе мөмкин түгел», – диде Миңгол ага.

Ә ерак араны якын итеп Татарстанның Кукмара районыннан кадәр килгән Рәдиф хәзрәт мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү нияте белән үзләрендә татар азаны конкурсларын концерт формасында үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Балалар да, өлкәннәр дә бик теләп мөнәҗәтләр, нәшидләр әйтәләр, дини эчтәлектәге шигырьләрен укыйлар, диде дин әһеле.

Милләтебез тарихына кереп калачак вакыйганы – «Татар азаны» Бөтенроссия конкурсының финал өлешен Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов Коръән-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде. Аннары мөселман кардәшләребез Бөек Ватан сугышы кырларында һәм СВО зонасында батырларча һәлак булган милләттәшләребезгә шәһитлек дәрәҗәсе, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп итүен теләп дога кылдылар.

Мәртәбәле бәйгенең финал өлешендә барлыгы унике катнашучы чыгыш ясады. Шуларның унбересе – Казаннан һәм Татарстан районнарыннан, берсе күрше Мордовия Республикасыннан килгән иде. Кызганычка, безнең Ульяновск өлкәсеннән азан әйтү осталыгын сынап карарга теләүчеләр табылмады. Киләсе елда үзебезнекеләр дә активлык күрсәтерләр дип ышанабыз, ди конкурсны оештыручы Руслан Гайнетдинов.

Финалга чыгучылар сәхнә түренә бер-бер артлы чыгып азан әйткәннән соң, тантанада катнашучылар «Болгар заставасы» территориясендә урнашкан мәһабәт мәчеттә өйлә намазын укыдылар. Шәһри Болгардагы Җәмигъ мәчетен хәтерләткән әлеге Аллаһы йорты Руслан Гайнетдинов үз куллары белән ясаган проект буенча сафка бастырылган икән.

Өйлә намазыннан соң жюри конкурсның нәтиҗәләрен игълан итте. Казан шәһәреннән Рөстәм Хөсәинов 15-18 яшьлекләр категориясендә гран-прига лаек табылды. Алабугадан килгән Ильяс Саләхов беренче урынга чыкты. Ә 18-60 яшьлекләр арасында Казан дәүләт энергетика университеты бакалавры, 20 яшьлек Мөхәммәт Фассахов җиңүче итеп танылды. Аны изге җирләргә гомрә хаҗына бару өчен юллама белән бүләкләделәр. Мөхәммәд юллама тапшырганда, күз яшьләрен тыя алмады. Иманлы егет моны Аллаһының изге җирләренә чакыруы дип кабул итте.

Түбән Камадан 27 яшьлек Кәрим Хәсәнов һәм Әлмәттән 33 яшьлек Ришат Сафин икенче-өченче урынны үзара бүлештеләр. Аларга сертификатлар белән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрнең азаннары профессиональ радиостудиядә яздырылачак, дип хәбәр итте бәйгене алып баручы Марсель Әхмәдуллин.

Моңлы азан әйтүчеләрнең чыгышлары татар сәхнәсе йолдызлары – Татарстанның халык артисты Марат Галимов һәм Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзовның нәшидләре һәм дини эчтәлектәге җырлары белән бергә үрелеп барды.

Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов конкурсны оештыруда катнашучы эшмәкәрләрне Татарстан мөфтияте һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән шатландырдылар.

«Аллаһы Тәгалә киләсе елда «Татар азаны» конкурсында кабат очрашырга насыйп итсен. «Сембер» бизнес-клубы бу юлы да мөһим проектны уңышлы башкарып чыкты. Милләт җанлы, иманлы егетләребезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә»,- диде конкурсны оештыру комитеты рәисе урынбасары Руслан Гайнетдинов.

Төшке аштан соң тантанада катнашучыларны «Болгар заставасы» агротуристлык тарихи-мәдәни комплексы буенча мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Аны әлеге комплексның кунакчыл хуҗасы Руслан Гайнетдинов үткәрде. Ямьле Идел елгасы буенда җәелеп киткән «Болгар заставасы»нда халкыбызның шанлы вә данлы тарихы чагылыш тапкан. Биредә яз һәм җәй айларында төрле чаралар уза. Мисал өчен, тиздән хәзер инде традициягә кергән «Бөек Идел юлы» җанлы тарих фестивале үтәчәк. Шулай ук монда туристларга рәхәтләнеп ял итү өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган».

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net