Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Татарстанда йөзгә якын күп фатирлы йортта ремонт эшләре башкарылган

Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы буенча 97 йортта эшләр төгәлләнгән. Шуларның 29ы – җиде район һәм округта соңгы ике атнада башкарылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдерде. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.

Барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Фикер алышуда шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы 42 муниципалитетны колачлаган. Эшләр барысында да алып барыла. Эшләрнең гомуми үтәлеше – 47 процент, сезонлы эшләр – 46 процент. 610 йортта эшләр бара.

Айзатуллин сүзләренчә, 2025 елда дүрт федераль һәм дүрт республика программасы кысаларында 213 мәгариф объектында эшләр алып барыла. Соңгы ике атнада Алабуга һәм Биектау районнарында ике мәктәптә ремонт эшләре төгәлләнгән. 33 мәктәптәге эшләрнең гомуми үтәлеше 72 процент тәшкил итә.

Хисап чорында шулай ук Казанда һәм Әлки районында беренче ике мәктәп азык-төлек блогы файдалануга тапшырылды. Әлеге юнәлештә планлаштырылган 74 объекттагы эшләр 40 процентка үтәлгән.

Балалар бакчаларын ремонтлау эшләренең үтәлеше 63 процент, ә ресурс үзәкләре һәм тулай торакларны ремонтлау эшләренең үтәлеше 74 процент тәшкил иткән.

Илкүләм проект һәм ике республика программасы кысаларында 226 сәламәтлек саклау объектында капиталь ремонт башкарыла. Йөздән артык фельдшер-акушерлык пункты ремонтланган. Шуларның сигезендә эшләр соңгы ике атнада тәмамланган. Бу өлештә гомуми прогресс 96 процент тәшкил итә.

Балалар өчен туклану продуктларын тарату пунктларын яңарту программасы да ахырына якынлашып килә – эшләр 99 процентка үтәлгән. 56 объектның берсен – Кукмара районындагы сөт кухнясын гына тапшырасы калган.

Узган ике атнада шулай ук медицина стационарлары арасында беренче объект – Балтач үзәк район хастаханәсе тапшырылган. Бу категориядәге 19 объекттагы эшләр 40 процентка үтәлгән.

Участок хастаханәләрен һәм амбулаторияләрне ремонтлау эшләре азагына якынлаша: 17 объектның 9ында эшләр төгәлләнгән. Объектлар арасында Алабуга участок хастаханәсе һәм Ютазы районындагы ике амбулатория дә бар. Эшләрнең гомуми үтәлеше 90 процент тәшкил итә.

17 поликлиника 82 процентка ремонтланган. Шуларның өчесе – Казанда. Биредә ремонт эшләре соңгы ике атнада төгәлләнгән.

Мәдәният тармагында 27 объект, шул исәптән 19 авыл мәдәният йорты, 3 сәнгать мәктәбе һәм башка 5 учреждение яңартыла. Авыл мәдәният йортларындагы эшләрнең үтәлеше 91 процент тәшкил итә. Сәнгать мәктәпләрендәге эшләр 90 процентка, башка учреждениеләрдәге эшләр 39 процентка үтәлгән.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 34 объектны ремонтлау буенча 5 программа гамәлгә ашырыла. Бу 9 психологик-педагогик ярдәм үзәге (78 процент), 13 лагерь (73 процент), 8 яшьләр үзәге (74 процент), 4 яшүсмерләр клубы (80 процент). Соңгы ике атнада Биектау, Кукмара һәм Чүпрәле районнарында өч объект төзелеп беткән.

ТР Хезмәт министрлыгы линиясе буенча 80 социаль хезмәт күрсәтү объектында ремонт эшләре бара. 31 объектның 24е төгәлләнгән. Шуларның бишесе Баулы, Балык Бистәсе, Менделеевск районнарында һәм Чаллыда урнашкан. Объектларның гомуми үтәлеше – 90 процент.

«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 49 мәшгульлек үзәге ремонтлана. Эшләрнең үтәлеше – 80 процент.

«Экология» юнәлешендә 21 объект, шул исәптән су корылмалары һәм су объектлары ремонтлана. Ике атнада өч объект файдалануга тапшырылган. Эшләрнең гомуми үтәлеше – 75 процент.

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы 20 объектта ремонт эшләре алып бара. Шуларның 7се тәмамланган. Әлеге объектлар Казанда, Чаллыда, Алабугада һәм Әтнә районында урнашкан. Эшләрнең гомуми үтәлеше – 69 процент.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы белән 28 объект ремонтлана. Шуларның 20се төгәлләнгән. Шул исәптән соңгы ике атнада Әтнә, Минзәлә, Түбән Кама районнарында урнашкан өч объектта ремонт эшләре азагына якынлашкан. Эшләрнең гомуми үтәлеше – 84 процент.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 5 янгын депосын яңарта. Шуларның 3се инде тапшырылган. Эшләрнең 85 проценты үтәлгән. Лаеш һәм Питрәч районнарында узган ярты айда ике объект төзелеп беткән.

Авыл хуҗалыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыклары исә программаларын тулысынча төгәлләгән: 11 авыл хуҗалыгы һәм урманчылык объекты файдалануга тапшырылган.

Башка республика программалары кысаларында 39 объектта, шул исәптән 18 хәрби комиссариатта (үтәлеше – 63 процент) ремонт эшләре бара. Соңгы ике атнада Алексеевск, Апас, Әгерҗе, Югары Ослан һәм Лаеш районнарындагы 5 объектта эшләр тәмамланган.

Муниципаль архивлар юнәлешендә ике объект ремонтлана. Шуларның берсе – Яшел Үзән районында урнашкан объект файдалануга тапшырылган. Эшләрнең үтәлеше – 96 процент.

Ике җәмәгать судының бинасы 84 процентка, Росгвардиянең җиде объекты 56 процентка ремонтланган.

Социаль объектларны ремонтлау «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына туры килә.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net