Лениногорск районында табигатьне саклау законнарын бозулар ачыкланды
Татарстан Экология һәм табигый ресурсларлар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында Лениногорск районын тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәсендә төзелеш һәм башка калдыкларның законсыз ике зур чүплеге табылды. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый ресурсларлар министрлыгы сайты хәбәр итә.
Беренче участокта тимер-бетон әйберләре һәм пычранган грунт ташлаганнар. Пычрану мәйданы – 2 185 кв.метрдан артык, ә калдыклар күләме – 1 500 кубометр чамасы.
Икенче участокта төзелеш калдыкларыннан тыш, автомобиль шиннары җыелган. Чүплек мәйданы монда – 2 840 кв. метр, калдыклар күләме – 2 000 кубометр чамасы.
Министрлык Лениногорск районы Башкарма комитеты адресына чүплекләрне бетерү өчен чаралар күрергә кирәклеге турында кисәтү юллаган.