Баулы районы Хәнсевәр авылында Әфган сугышы ветераны яшәгән йортка истәлек тактасы куелды
Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Салих авыл җирлегенә караган Хәнсевәр авылында яшәүче Әфган сугышы ветераны Низамеев Илдар Мөхәммәткамил улына истелекле такта ачу тантанасы булды. Чарада ветеранның үзе катнашуы – тагын да күңелле булды. Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Индира Сәйфетдинова хәбәр итә.
«Бу дата барыбыз өчен дә мөһим. Ул үз иленнән читтә хезмәт бурычы үтәгән ир-егетләребезгә хөрмәт билгесе. Үз тормышларын, гомерләрен куркыныч астына куеп, дусларча халыкларга үз дәүләтләренең иреген һәм бәйсезлеген сакларга ярдәм иткән кешеләр алдында баш иябез. Андыйлар кайнар нокталарда һәм кораллы конфликтлар зоналарында сугышчан бурычларын тулысынча үтәгән, районның үрнәк кешеләре. Без алар белән горурланабыз, төрле очрашуларга, батырлык дәресләренә укучылар белән очрашу чараларына чакырабыз. Илләребез тыныч булсын иде», – дип сөйләде Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин.
Илдар Низамеевның туган йортында истәлек тактасы ачу тантанасына аның бергә хезмәт үткән хәрби дуслары да килгән иде.