Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Татарстанның торак базарында «икътисади карантин»: бәяләр үсә, сату кими

«Икенчел торак базары май аенда 15 процентка кимегән

Татарстанның Росреестр хезмәте белешмәсе буенча, республикада май аенда өлешләп төзү өлкәсендә 1,5 мең килешү теркәлгән, апрель күрсәткечләреннән аерылмый диярлек. Алдагы ел белән чагыштырсаң, ике тапкыр кимү күзәтелә – 2024 елның маенда андый килешүләр 2,8 мең тәшкил иткән.

Ел башыннан төбәктә 7,6 мең килешү рәсмиләштерелгән. Узган елга караганда 23,2 процентка кимү күренә: 2024 елның биш аенда татарстанлылар өлешләп төзелеш турында 9,9 мең килешүгә кул куйган булган.

«Икенчел торак базарында, былтырның апреле белән чагыштырганда, кимү тагын да күбрәк. Фатир сатып алу белән бәйле килешүләр 15,1 процентка кимегән: апрельдә 4,3 меңнән майда 3,6 меңгә кадәр. Торак йортлар һәм җир участокларын исәпкә алып, барлыгы 11,3 мең сату-алу килешүе төзелгән. Росреестрда халыкның шәхси йортларга карата кызыксынуы – 7, җир биләмәләренә 9,4 процентка кимегәнен билгеләп үтәләр.

«Әгәр апрель аенда икенчел базардагы күчемсез милеккә сорауда берникадәр уңай динамика булса, май ае нәтиҗәләре буенча, хәзерге икътисади шартларда тотрыклы сорау беренчел күчемсез милек базарында гына күзәтелә», – диде ведомство җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Фото: © «Татар-информ»

«Казанда сатып алучылар активлыгы былтыргы дәрәҗәдә»

Татарстан башкаласында башка төрле динамика күзәтелә. «Татар-информ»га «Циан.Аналитика» сервисында хәбәр итүләренчә, быел гыйнвар-апрель айларында казанлылар яңа торак белән бәйле 2,7 мең килешү төзегән. 2024 елның шушы чорына караганда, бу 2 процентка артык, 2021 ел белән чагыштырганда исә, 16 процентка күбрәк.

Сервис җитәкчесе Алексей Попов сүзләренчә, Казанда торакка ихтыяҗ тулаем алганда тотрыклы саклана, хәтта икътисади тибрәлешләргә карамастан да.

«Икътисад һәм керем үсеше акрынаю әлегә торак базарында җитди кимүгә китермәгән. Яңа йортлар һәм инде кулланышта булган икенчел торакны сатып алу активлыгы узган ел дәрәҗәсендә. Девелоперлар яңа чынбарлыкка ияләште, бүлеп түләү шарты белән дә саталар», – диде ул.

«Яндекс. Недвижимость»та моны раслыйлар: узган ел белән чагыштырганда, «беренчел» базарга да, «икенчел» торакка да кызыксыну сакланган. Сезон тәэсире генә бераз булгандыр: ел башында сату кисәк үсеп киткәннән соң, аннары яңа фатирларга сорау кимеп алган. Икенчел күчемсез милек базарына килгәндә, әле күптән түгел генә төзелгән «кичәге яңа йортлар»га кызыксыну күбрәк булган.

«Казанда ел башындагы кисәк зур кызыксынудан соң, яңа йортлар базарында да, шулай ук, икенчел торак өлкәсендә дә кулланучылар активлыгы акрынлап нормага килә. Бу сезонга бәйле. Сатып алучылар Үзәк банк төп ставкасын киметкәннән соң булырга мөмкин үзгәрешләрне дә көтә, бу да торак алуны тоткарлап торырга мөмкин», – дип аңлатты сервисның коммерция директоры Евгений Белокуров.

Фото: © «Татар-информ»

«Кешеләр я уңай чор килүен көтә, я арендага китә»

Күчемсез милек базарының җирле экспертлары исә, уңай фаразларны җөпләргә ашыкмый. ТР Риэлторлар гильдиясе вице-президенты, «БЕСТ-недвижимость Казань» агентлыгы идарәче партнеры Андрея Савельев сүзләренчә, базар тотрыклылыгы турында сөйләргә әле иртәрәк.

«Базарның хәле начар: беренче чиратта, җиңел генә алып булырлык ипотека булмаганлыктан. 25 процент кредит ставкасы (ЕИСЖС белешмәсе буенча – Т.И. искәрмәсе) белән бик күпләр торак сатып ала алмый», – диде әңгәмәдәш.

Шул ук вакытта, ул бәяләр төшмәвен дә ассызыклады – аларны төзүчеләр шул дәрәҗәдә тотып тора. Беренчел торак базарында гаилә ипотекасы һәм альтернатив килешүләр хисабына берникадәр активлык саклана: сатып алучылар булган торагын сата да, акча өстәп, яңа фатир ала.

ТР Риэлторлар гильдиясе әгъзасы, «Счастливый дом» компаниясе җитәкчесе Анастасия Гыйззәтова да шундыйрак фикердә. Аның сүзләренчә, яңа йортлар базарында хәзер бүлеп түләү килешүләре күпчелекне тәшкил итә. «Өлешләп төзү килешүләренең 70 проценты бүлеп түләү нигезендә рәсмиләштерелүен күрәбез», – диде белгеч.

Икенче торак базарына килгәндә, антирекорд күзәтелә: вазгыять 2020 елда карантин вакытындагы хәлдән дә начаррак. Сатулар бик төшкән: кешеләр югары ставка шартларында торак сатып алырга риза түгел, сатучылар бәяләрне артык төшерергә теләми.

«Хәзер вирус аркасында гына түгел, югары ставка аркасында да икътисади карантин бара. Кешеләр (сатучылар – Т.И. искәрмәсе) я яхшырак чор килер дип көтә, я арендага китә», – дип ассызыклады Анастасия Гыйззәтова.

Базарда җанлылык 2026 елның языннан да иртәрәк килмәс, дип фаразлый экспертлар. Гаилә ипотекасы программасын киңәйтү өметләре әлегә акланмады. Гыйззәтова әйтүенчә, күпләр үзгәрешләр көткән, әйтик, ташламалы программаларга укытучыларны һәм табибларны кертү буенча, тик әлегә андый карарлар юк.

Фото: © «Татар-информ»

Казанда торакка бәяләр үсүен дәвам итә

Күчемсез милек базарында хәл югары ипотека ставкалары белән гына түгел, торакка бәяләр үсеше белән дә кискен тора.

«Яндекс Недвижимость»та «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, быел май аенда Казанның яңа йортларында квадрат метр торакның бәясе, районына карап, 213 мең сумнан 368 мең сумга кадәр. Икенчел базарда – 154 мең сумнан 249 мең сумга кадәр.

Яңа йортларда бәяләр аеруча Вахитов районында кыйммәтләнгән – бер ел эчендә ул квадрат метры өчен 36,4 процентка кадәр үскән – квадрат метры 368 мең сум тора. Авиатөзелеш районында да фатирлар 33,8 процентка кыйммәтләнеп, 213 мең сум тәшкил иткән. Бу базарга яңа бизнес-класс проектларын чыгару белән аңлатыла.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Казанның аерым районнарында уртача бәяләр үсеше кыйммәтле проектлар чыгу белән бәйле булуы ихтимал. Мәсәлән, Вахитов районы – шәһәрнең үзәк өлеше, анда Казанның эшлекле, мәдәни, туристик тормышы укмашкан. Соңгы елда биредә бизнес һәм элит-класс сегментында шактый яңа тәкъдимнәр барлыкка килде, бу гомуми бәянең үсешенә китерде», – дип ачыклык керттеләр «Яндекс Недвижимость»та.

Калган районнарда бәяләр үсеше тотрыклырак. Идел буе районында яңа йортларда квадрат метр бәясе 18,8 процентка артып, 244 мең сум булган. Киров районында бәяләр 10,8 процентка артып, 261 мең сумга җиткән. Яңа Савин районында үсеш нибары 1 процент – квадрат метры өчен бәя 305 мең сумга кадәр. Совет районында кыйммәтләнү күрсәткече 0,5 процент кына (квадрат метр бәясе 245 мең сум). Мәскәү районында яңа йортлар буенча мәгълүмат аз, шуңа күрә аналитиклар динамикага бәя бирә алмаган.

Икенчел базарда иң югары бәяләр Киров һәм Идел буе районында. Беренчесендә бәяләр 17,3 процентка үсеп, квадрат метры өчен 163 мең сумга кадәр, икенчесендә исә – 16,4 процентка кыйммәтләнеп, 189 мең сумга кадәр. Вахитов районында бәяләр 15,5 процентка артып, 249 мең сумга җиткән. Калган районнарда үсеш 5,9 проценттан 14,3 процентка кадәр.

«Кыйммәтле фатирлар базарына чыгу район эчендәге уртача бәяләргә йогынты ясый. Затлы торак сатып алучылар еш кына үз акчасына сатып ала һәм ипотека ставкалары үзгәреше аларга кагылмый, шуңа бу сегментта ихтыяҗ тотрыклы саклана», – дип йомгакладылар «Яндекс Недвижимость»та.

«Татар-информ», Александра Давыдова.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net