Татарстан территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимын гамәлдән чыгардылар
Татарстан территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимын гамәлдән чыгадылар, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Исегезгә төшерәбез, «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы Татарстанда бүген 15:11 сәгатьтә кабат кертелгән иде. Моңа кадәр аны иртәнге 4:47 сәгатьтә керткән иделәр.
Росавиация Казан һәм Түбән Кама аэропортларында очышларга вакытлыча чикләүләр кертү турында хәбәр итте. Соңрак, 12: 30 сәгатьтә, Казан аэропортында «Келәм» режимы гамәлдән чыгарылды. Хәзерге вакытта аэропорт штат режимында эшли.