Алдагы тәүлектә Татарстан халкын яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтә
Җомга көнне Татарстан халкын яшенле яңгырлар көтә, җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, яшен вакытында ихтыяҗ булмаганда урамга чыкмаска, бинада калырга кирәк. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. Урамда реклама такталары, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга киңәш ителә.
Барлык тәрәзәләрне яхшылап ябарга, балкон һәм лоджияләрдән тышка төшеп китү ихтималы булган әйберләрне алырга кирәк. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк тору хәерле.