Әгерҗедә ачык һавада гаиләләр өчен татар дискотекасы була
Җомга көнне, 4 июльдә, 18.00 сәгатьтә Әгерҗе районында Үзәк паркта ачык һавада гаилә дискотекасы узачак. Чара ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тәкъдим ителгән «Татарстанда җәй» яңа республика проекты кысаларында узачак. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.
Кунакларны тере музыка һәм популяр татар хитлары көтә, алар астында балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп бии алачак.
Бу гаилә һәм дуслар белән бергә вакыт үткәрү, җылы җәйге кичтән ләззәт алу һәм позитив кәефтә калу өчен менә дигән мөмкинлек, диелгән хәбәрдә.