Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


XXIX «Алтын каләм» фестивале җиңүчеләре билгеле булды

XXIX «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале азагына якынлашты. Гран-прига һәм Казан федераль университетына медиа юнәлешенә укырга керү мөмкинлегенә Түбән Камадан Альмира Хәйброва («Рус телендә басма журналистика» юнәлеше) иреште. Фестивальнең ачышы дип Арча районыннан Азат Нәҗиметдинов («Подкастлар һәм радио» юнәлеше) танылды. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

«Фестивальгә өченче ел рәттән киләм. Инде 8нче сыйныфта ук Гран-при өчен көрәшергә карар кабул иттем. Барысы да мин теләгәнчә килеп чыкты. Миңа теләктәшлек белдергән, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт, бу минем өчен бик әһәмиятле җиңү. Республикабызда мондый проектлар булу бик яхшы. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә без югары уку йортына бушлай керә алабыз – бу безнең өчен бик зур ярдәм», - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Альмира Хәйброва.

Быел фестивальнең финал этабына рус һәм татар телләрендә басма журналистика, подкастлар һәм радио, фотожурналистика, телевидение һәм видеоблогинг, дизайн һәм верстка, SMM, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешләрендә Татарстанның 21 шәһәреннән һәм районыннан 67 катнашучы үтте. Моннан тыш, фестивальдә инде икенче ел рәттән югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортларының студентлар медиаүзәкләре катнаша.

Фестивальңе ябу тантанасында ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, фестивальнең нигез салучысы һәм рәистәше Римма Ратникова, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Диана Василова, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов, телевидение алып баручысы, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Лия Заһидуллина, ТР Студентлар лигасының башкарма директоры һәм президенты Шамил Якупов катнашты.

«Алтын каләм» фестивалендә иң мөһим нәрсә – аның катнашучылары. Аларның кайберләре якындагы елларда профильле юнәлешле югары уку йортларына укырга керәчәк. Башка юнәлешкә кергән очракта да, егетләр һәм кызлар бу һөнәр белән инде таныш булачак һәм уку йортлары каршындагы медиаүзәкләрдә белемнәрен куллана алачак. Медиаөлкәдә иң мөһиме – мәгълүматны тапшыру рәвеше һәм аның дөреслеге өчен җаваплылык. Катнашучыларны бу һөнәр белән мөмкин кадәр якыннан таныштыру өчен без һәр елны күчмә мәктәпләргә тәҗрибәле остазларны, спикерларны чакырабыз», – дип белдерде Ринат Садыйков.

Катнашучылар биш көн дәвамында командаларда эшләде: ике телдә газеталар чыгарды, теле- һәм радиопрограммалар әзерләде, фестивальнең социаль челтәрләрдәге битләрен алып барды, очрашуларны фотога төшерде һәм модерацияләде. Алар өчен төрле форматтагы очрашулар, гамәлдәге журналистлар, дәүләт оешмаларының матбугат сәркатибләре һәм узган елларда җиңүчеләр белән мастер-класслар оештырылды. Медиаүзәкләр «Гаилә елы», «Психологик ярдәм һәм сәламәт яшәү рәвеше», «Яшьләргә патриотик тәрбия бирү», «Милләтара бердәмлек» кебек темалар кысаларында проектлар әзерләде.

Фото: © Чараны оештыручылар тәкъдим итте

Җиңүчеләр исемлеге:

«Рус телендә басма журналистика»:

  • III дәрәҗә – Гаврилова Яна Игоревна (Яшел Үзән районы);
  • II дәрәҗә – Темникова Эвелина Александровна (Чистай);
  • I дәрәҗә – Туманова Ангелина Александровна (Яшел Үзән);
  • Гран-при – Хәйброва Альмира Марат кызы (Түбән Кама).

«Татар телендә басма журналистика»:

  • III дәрәҗә – Ганиева Алинә Илнар кызы (Арча районы);
  • III дәрәҗә – Гәрәев Ислам Ирек улы (Азнакай районы);
  • II дәрәҗә – Гайнетдинов Айзат Алмаз улы (Чаллы шәһәре);
  • I дәрәҗә – Ибраһимова Фирүзә Илсур кызы (Яңа Чишмә районы);
  • I дәрәҗә – Сабитова Азалия Ленар кызы (Арча районы);
  • «Иҗади үсеш өчен» махсус призы – Галиәхмәтова Алия Айрат кызы (Балтач районы).

«Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә»:

  • III дәрәҗә – Биба Николай Антонович (Чаллы шәһәре);
  • II дәрәҗә – Наумова Елизавета Андреевна (Спас районы);
  • II дәрәҗә – Владимирова Виктория Сергеевна (Тәтеш районы).

«SMM»:

  • III дәрәҗә – Бикбаева Айзилә Рәфкать кызы (Арча районы);
  • III дәрәҗә – Садиева Инзилә Илдар кызы (Чүпрәле районы);
  • II дәрәҗә – Шәрәпова Диләрә Эльвир кызы (Чүпрәле районы);
  • I дәрәҗә – Фәизова Дилия Данис кызы (Чүпрәле районы).

«Фотожурналистика»:

  • III дәрәҗә – Галимов Илназ Ленур улы (Арча районы);
  • II дәрәҗә – Хәбибуллина Ралинә Илшат кызы (Арча районы);
  • I дәрәҗә – Гусейнова Карина Рәфыйк кызы (Чистай районы).

«Телевидение һәм видеоблогинг»:

  • III дәрәҗә – Шиһабиева Азалия Илсур кызы (Биектау районы);
  • II дәрәҗә – Гарифуллина Рәфинә Рәдиф кызы (Арча районы);
  • I дәрәҗә – Сәләхов Нариман Марат улы (Арча районы);
  • I дәрәҗә – Альтапова Зәринә Булат кызы (Арча районы);
    • «Профессиональлеккә омтылу» махсус бүләге – Әхмәтҗанова Айгөл Айрат кызы (Нурлат районы).

    «Дизайн һәм верстка»:

    • I дәрәҗә – Спиридонова Весна Александровна (Казан шәһәре);
    • I дәрәҗә – Абдуллина Азалия Марат кызы (Әлмәт шәһәре).

    «Радио һәм подкастлар»:

    • III дәрәҗә – Нигъмәтҗанова Камилә Рәмис кызы (Арча районы);
    • II дәрәҗә – Гыйниятуллина Самирә Рамил кызы (Арча районы);
    • I дәрәҗә – Маннанова Рамилә Рамил кызы (Әлмәт шәһәре).
    • «Фестивальнең ачышы» (Радио һәм подкастлар) – Нәҗиметдинов Азат Ирек улы (Арча районы).




    Загрузка...

    Читайте на сайте

    Другие проекты от 123ru.net








































    Другие популярные новости дня сегодня


    123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

    Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



    Новости 24/7 Все города России




    Загрузка...


    Топ 10 новостей последнего часа






    Персональные новости

    123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



    Загрузка...

    Загрузка...

    Экология в России и мире




    Путин в России и мире

    Лукашенко в Беларуси и мире



    123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

    Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

    123ru.net — живые новости в прямом эфире!

    В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






    Здоровье в России и мире


    Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






    Загрузка...

    Загрузка...





    Друзья 123ru.net


    Информационные партнёры 123ru.net



    Спонсоры 123ru.net