Малайзия компаниясен Татарстанның сөт һәм бөртекле продукциясе кызыксындырды
KazanForum кырларында Татарстан экспортерлары Малайзиянең Pacific Inter Link Sdn Bhd компаниясе вәкилләре белән очрашты. Анда катнашучылар Татарстаннан Малайзиягә көнбагыш мае, сөт продукциясе, соуслар һәм бөртеклеләрне экспортлау мөмкинлеге турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Pacific Inter Link Sdn Bhd - 1988 елда Куала-Лумпурда нигез салынган дөнья базарында зур «уенчы», дөньяның 40тан артык илендә киң тәэмин итү челтәре бар. Компания алга таба реэкспорт өчен импорттан кертелә торган продукция ассортиментын киңәйтү белән кызыксына», - диелә хәбәрдә.
Малайзия компаниясенең Төркиядә эшкәртү заводы, Африкада диңгез терминаллары һәм флоты бар. Бу бөтен дөнья буйлап логистика белән тәэмин итү һәм товарларны дистрибуцияләүне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.
Экспорт мөмкинлекләрен үстерү төбәк икътисадын ныгытуга ярдәм итә һәм «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.