Рөстәм Миңнеханов телне, гореф-гадәтләрне бары тик дин генә саклый алуын әйтте
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы эшчәнлегендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Казан ул – Россия күләмендә генә түгел, аны ислам дөньясында да тоялар. Ике көн дәверендә зур гына чаралар, кунаклар булды. Шуңа күрә безнең җыеныбыз ул бик кирәк.Татарлар кая да бар: Белоруссиядә дә, Үзбәкстанда да, Казахстанда да, Европада да, Америкада да. Ләкин Россия өлкәләрендәге татар халкы белән элемтә имамнар аша башкарыла. Без телебезне, гореф-гадәтләребезне, дин сакланса гына, саклый алабыз», – диде ул.
Ул тагын бер кат әлеге очрашуларның кирәклеген искәртеп, дин әһелләренең хезмәтен, эшчәнлеген күреп торуларын билгеләп узды. Соңыннан Татарстан Республикасы Рәисе дин әһелләренә казанышлары өчен Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды.