Татарстанлыларның реаль керемнәре 2022 ел белән чагыштырганда 9,1 процентка арткан
2023 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр Татарстан халкының керемнәре 2022 елның шул ук айлары белән чагыштырганда 9,1 процентка арткан. Росстат әзерләгән Россиянең социаль-икътисади хәле турындагы докладта шул хакта хәбәр ителә.
2023 елның өченче кварталында әлеге күрсәткеч 2022 елның шул чорына карата – 11,2, агымдагы елның икенче кварталына карата 1 процентка арткан.
Гыйнвар-сентябрьдә төбәктә уртача айлык хезмәт хакы 59,2 мең сум тәшкил иткән. Бу 2022 елның тугыз аена карата 18,1 процентка артык дигән сүз.
Республикада икенче кварталда җан башына номиналь акчалата керемнәр – 50,7 мең (2022 елның шул чорына карата +11,8 процент), куллану чыгымнары 40,7 мең сумга (+10,6 процент) җиткән. Өченче кварталда алар 52 мең (+15,8 процент) һәм 43 мең сумга (+16,2 процент) кадәр арткан.
Татарстанлыларның кертемнәрдәге саклык акчалары (икенче кварталда – 8,4, өченчесендә 6,1 процентка) артуын да искә алырга кирәк.