Чиләбедә татар гаиләсенә багышланган бәйрәм булды
Чиләбе шәһәренең 81нче мәктәбендә «Татар гаиләсе-2023» бәйрәме үткәрелде. Үз нәселенең тарихы, гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында сөйләргә Чиләбедән һәм авыллардан 18 гаилә килгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунакларны Чиләбе өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты, Чиләбе өлкәсе татарлары конгресс рәисе Лена Колесникова һәм конгресс рәисе урынбасары Сания Шевченко сәламли.
Конкурста катнашучылар тәҗрибәле жюри өчен үзләренең визиткаларын, иҗади чыгышларын һәм презентацияләрен, милли татар ашларын әзерләгән, буыннан-буынга тапшырыла торган гаилә реликвияләрен, татар халкының гореф-гадәтләрен, җитезлеген һәм зирәклеген күрсәткән.
Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артисты Фәрит Якупов, «Айгөл» халык бию ансамбле, «Умырзая» халык вокал коллективы чыгыш ясаган.
Очрашу чәй табыны артында тәмамланган.