«Сөмбел» фильмын «Татаркино» каналында ярты миллион тапкыр караганнар
«Татаркино» мәдәният оешмасының рәсми сайтында онлайн-кинотеатр бүлегенә куелган «Сөмбел» Татарстан-Үзбәкстан фильмын 450 мең тапкыр караганнар. Татарстан һәм Үзбәкстан кинопродукциясе проектын шулай ук «Үзбәккино» ресурсларына да куйганнар, анда фильмны 700 мең мәртәбә караганнар. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Тулы метражлы «Сөмбел» фильмы (2019) татар язучысы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча төшерелде. 80 минутлык фильм рус субтитрлары белән татар телендә бара. 2019 елда фильмны «Татаркино» оешмасы, Ozbekkino агентлыгы һәм Buxoriylar студиясе бергә төшерде.
Фильмның продюсеры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова фикеренчә, «Сөмбел» фильмының уңышы кинода мелодрама жанрының популярлыгына да бәйле.
Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Үзбәкстан белән берлектә татар мөселман дин белгече, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә бәйле яңа проекты эшләнә. Режиссер Салават Юзеевның тарихи проекты хәзерге вакытта җитештерүгә әзерләнә, Buxoriylar студиясе һәм үзбәк ягыннан «Сөмбел» фильмы продюсеры булган Олугбәк Абдуллаев белән сөйләшүләр бара.