Теләчедә балыкчылар ярышы булды
9 июльдә Теләче районында районда балыкчылар ярышы узды. Бу хакта «Теләче» газетасы яза.
42 балыкчы катнашкан ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
«Иң яшь балыкчы» номинациясендә җиңүче: Аяз Гыйләҗев (Саба районы Тимершык авылы)
«Иң зур балык» номинациясендә:
- 1 урын - Әнәс Сәләхов, Теләче
- 2 урын - Самат Шамсутдинов, Теләче
- 3 урын - Тәбрис Сәләхов, Теләче
«Иң күп балык тотучы» номинациясендә:
- 1 урын - Хәмит Кадыйров, Үзәк
- 2 урын - Самат Шәмсутдинов, Теләче
- 3 урын - Рафис Фахрутдинов, Югары Кибәхуҗа
«Иң тәҗрибәле балыкчы» номинациясендә җиңүче: Мәүлетҗан Абдуллин, Теләче
«Иң беренче тотылган балык» номинациясендә җиңүче: Ильяс Мараков, Теләче.
«Иң кечкенә балык» тотучы Рифнур Тимербаев исә район башлыгы Нәҗип Хаҗиповтан акчалата бүләккә ия булган.
Чараны оештыручылар иганәче Инсаф Әгләмовка зур рәхмәтләрен җиткерә, диелә хәбәрдә.