Алабугада Яшьләр көнендә призга телевизор уйнаттылар
9 июльдә Алабугада Яшьләр көнен бәйрәм итү вакытында телевизор уйнаттылар. Призны уйнатуда бәйрәмдә булган һәркем катнаша алды. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Бәйгедә катнашу өчен бары тик шунда ук бирелгән билетны лототронга төшерергә генә кирәк иде.
Бәйрәмнең иң кызган вакытында сәхнәдә җиңүчене сайладылар. Төп бүләкне Алабугада яшәүче 18 яшьлек Регина отты.
Тагын бер җиңүчегә виртуаль чынбарлык клубына спонсорлардан сертификат тапшырылды, диелә хәбәрдә.