Балтач районының Нөнәгәр авылында Хәтер аллеясы ачылды
Балтач районының Нөнәгәр авылында Хәтер көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә Хәтер аллеясы ачылды. Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.
Шулай ук Кәшифә Тумашева музеенда авыл тарихына, аның данлыклы шәхесләренә багышланган зал тантаналы төстә ачылып, беренче кунакларын кабул итте.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да катнашты һәм ул биредә башкарылган эшләргә бик зур бәя бирде.
Әлеге чараны оештыруга зур көч керткән Рәйсә Хәбибуллина музейдагы һәрбер истәлек, һәрбер экспонат белән таныштырып чыкты, диелә хәбәрдә.