Киров өлкәсе Сабан туена Рөстәм Миңнеханов килде
Бүген Киров өлкәсе Малмыж шәһәре янында өлкә Сабан туе башланды. Сабан туена Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Аны Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, өлкә җитәкчеләре, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шакиров, Балтач районы җитәкчелеге һ.б. каршы алды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кунаклар белән бергә Киров өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының - татар, рус, мари һәм удмурт утарларын карап чыкты. Утарларда йорт хайваннары да бар иде. Соңыннан алар Балтач районы пешекчеләре пешергән мич коймагыннан авыз итте, халык осталарының биюләре, эшләнмәләре белән танышты.
Сабан туе уеннары, ярышлары, концерт төп мәйданда дәвам итәчәк.