Төркиядә Сабантуйлар башланды
27 майда Төркиянең Анталия шәһәрендә башкорт Сабан туе булып узды. Бирегә башкортлар гына түгел, милли бәйрәмдә катнашырга теләгән татарлар да күпләп килгән иде.
Бәйрәм чәй өстәле артында башланып китте. Һәркем үзе белән таныштырды, чәк-чәк, бавырсак, пәрәмәч кебек милли ризыклар белән сыйланды. Кашык белән йомырка ташу, аркан тарту, капчыкта сикерү, чүлмәк вату уеннарында балалар гына түгел, олылар да көч сынашты. Милли биюләр, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган Сабантуй бәйрәмендә йөзләп кеше катнашты.
Якын арада Төркиядә татар Сабантуйлары да узачак. Алар 4 июнь көнне Искешәһәрнең Госмания авылында, 18 июньдә Анталия шәһәрендә булачак. Танылган җырчылар, гармунчылар чыгыш ясар, милли бәйрәм югары дәрәҗәдә узар, дип көтелә.