Раил Нургалиев Әстерхан өлкәсендәге Бөтенроссия Сабан туеның абсолют батыры булды
Әстерхан өлкәсенең Три Протока - Җәмәле авылында уза торган XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры Раил Нургалиев булды.
Баш батыр өчен 100 килограммнан югарырак авырлык үлчәвендәгеләр генә көрәште. 100 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендәгеләр – Булат Мусин, Эльдар Хәмитов көрәшкә кермәде.
Раил Нургалиев финалда Муса Галләмов белән көрәшеп, аны отты һәм баш батыр булды.
Баш батырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләге – «Лада Гранта» автомобиле бүләк ителде.