Казан мэриясе июнь аенда кайнар су бирүне туктатып тору графигын чыгарды
Казан мэриясе сайтында «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте (Казан җылылык челтәрләре) челтәрләренә тоташтырылган торак йортларга июнь аенда кайнар су бирүне туктатып тору графигы урнаштырылды. Бу вакытта коммуналь хезмәткәрләр җылылык челтәрләрен төзекләндерәчәк һәм гидроопрессовка ясаячак.
Су бирүне туктатып тору вакыты үзгәрергә мөмкин, дип кисәтә мэрия матбугат хезмәте. Ә барлык эшләр этаплап башкарылганга күрә, бер адрес графикта берничә тапкыр күрсәтелергә мөмкин. Планлаштырылган эшләр исемлегендә – гидросынау, агымдагы һәм капиталь ремонт, реконструкция.
Киләсе айда кайнар су бетәчәк йортларның тулы исемлеген сылтама аша белеп була.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте җылылык челтәрләренә тоташкан йортларга 2023 елда кайнар су бирүне туктатып тору графигы да чыкты.