Рөстәм Миңнеханов Шанхай мэрын Казанга бизнес-форумга чакырды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре барышында Шанхай шәһәре мэры Гун Чжэн белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты һәм аны Казанга бизнес-форумга килергә чакырды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Без Шанхайга Россия Хөкүмәте Рәисе [Михаил Мишустин] җитәкчелегендәге рәсми Россия делегациясе составында Россия-Кытай бизнес-форумында катнашырга килдек. Россия делегациясе сәфәре - Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның Россиягә бик мөһим дәүләт визитыннан соң хөкүмәт дәрәҗәсендәге җавап визит. Бу безнең илләр арасындагы чыннан да моңарчы күрелмәгән мөнәсәбәтләрне күрсәтә», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.
Әңгәмәдәшләр Татарстан-Кытай хезмәттәшлегенең югары дәрәҗәсенә игътибар юнәлтте. Бүгенге көндә республиканың Кытай провинцияләре белән җиде килешү имзаланган. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге эшли. «Без Татарстан һәм Кытай товар әйләнешенең ел саен артуын күрәбез. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 58 процентка артты һәм 1,6 миллиард доллардан артып китте», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
«Мин Сезне һәм делегацияне Кытайда сәламләвемә шат. Сез Шанхайда күп тапкыр булдыгыз, шуңа күрә без сезне якын дустыбыз дип саныйбыз», – дип сәламләде Шанхай мэры Миңнехановны.
Кытай мегаполисы башлыгы Рөстәм Миңнехановка Татарстан коллегаларының WorldSkills үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашулары өчен рәхмәт белдерде. Шанхай эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын 2026 елда уздырырга планлаштыра.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында коллегаларына пандемия вакытында ярдәм күрсәткәннәре, саклану чаралары ясау өчен җиһазлар җибәргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Шанхай мэрын һәм шәһәр делегациясен зур бизнес-форумга чакырды, аны көз көне Казанда уздырырга планлаштыралар. Чара Кытай белән эшлекле элемтәләрне киңәйтүгә юнәлдереләчәк.