Түбән Камада Сабантуй көне күчерелде
Быел Түбән Камада татар халкының милли бәйрәме Сабантуй 18 июньдә уза. Район кешеләренең күпсанлы үтенечләре буенча нәкъ менә шушы көн сайланды. Алдагы елларда бәйрәм бер атна элек билгеләп үтелә иде. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников хәбәр итте.
Татарстан территориясендә Сабантуйны уздыру турындагы карарны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады, дип искәртте ул.
Казанда Сабантуй бәйрәме 24 июньдә уза. Районнарда һәм авыл торак пунктларында Сабантуй 10 һәм 11 июньдә билгеләп үтелә. Федераль Сабантуй быел 9 июльдә Түбән Новгородта уза.
«2023 елда Россиянең 59 төбәгендә һәм дөньяның 37 илендә барлыгы 388 сабан бәйрәме үткәрү планлаштырыла», - дип өстәде Александр Умников.