Рөстәм Миңнехановка «Атом» электромобиленең беренче прототибын күрсәттеләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумда Россиянең «Атом» электрокарының беренче прототибын карады.
«КАМА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Игорь Поваразднюк сүзләренчә, Татарстан Рәисе әлеге эшләнмә белән күптән таныш һәм соңгы ярты елда инде берничә тапкыр прогресс белән кызыксынган. Шуңа күрә, ул бу теманы төптән белә һәм шуңа да массакүләм җитештерүне башлау буенча конкрет планнар белән күбрәк кызыксына.
«Атом» IT-директоры Дмитрий Агеев автомобиль өчен программа тәэминаты булдыру белән бер үк вакытта электрон һәм инженерлык чишелешләрен эшләүне проектының төп үзенчәлекләренең берсе буларак атады.
«Безнең программа автомобильне чын гаджетка әйверелдерергә мөмкинлек бирә, аңа ниндидер кушымталар да эшләргә мөмкин. Димәк, машина смартфоннардан соң киләсе этап булып бара», – дип белдерде Агеев.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый программа юлларда иминлекне тәэмин итү өчен кирәк. Ул гади телефон яки ноутбукны мисал итеп китерде, ул ниндидер хата аркасында туктап торырга мөмкин. Аңа перезагрузка кирәк булачак, ә юлдагы машинаны алай итеп булмый.
«Безнеке? Безнең илдә эшләнгәнме?» – дип төгәлләштереп узды Рөстәм Миңнеханов, программа тәэминаты турында сорашып. Әңгәмәдәш Татарстан Рәисен эшләнмәнең тулысынча Россиянеке булуына, кибер куркынычларга иммунитетлы, шулай ук җиңел һәм аңлаешлы архитектурасы барлыгына ышандырды.
Электроавтомобильләрьне серияле җитештерү 2025 елга билгеләнгән. Алдагы ике ел дәвамында производствоны әзерләү буенча эш алып барылачак. Шул ук вакытта, аның өчен мәйданны якын айда билгеләргә планлаштыралар (Чаллыда Ford концернының элеккеге заводы вариантларның берсе буларак карала).
«Атом» – 2021 елда КАМАЗ ярдәме белән эшләтеп җибәрелгән стартап. Электрокарны эшләүгә КАМАЗ җитәкчесе Сергей Когогин һәм эшмәкәр Рубен Варданян инвестицияләр керткән. Электроавтомобиленең максималь тизлеге 170 км/сәг, йөреш запасы 500 километр, 100 км/сәг кадәр тизлекне 7-8 секунд эчендә җыя.