Татарстан делегациясе Әфганстан Энергетика министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты
Татарстан делегациясе Кабулда Әфганстан Энергетика һәм су ресурслары министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты. Яклар хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Энергетика һәм су ресурслары министрының беренче урынбасары Абдул Кахир Идрис үзенең сәламләү сүзендә Татарстан делегациясе җитәкчесе – Россия мөселманнары Хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллинга һәм фонд коллективына актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстандагы «КЭР-Холдинг» компаниясенең энергетиканы үстерү буенча зур адымнар ясавын билгеләп үтте.
Бүгенге көндә Әфганстан, Пакистан һәм Иран инвесторларыннан торган берләшмә тупланган. Аның кысаларында атна саен эшлекле киңәшмәләр үткәрелә. Шулай ук җылылык энергетика станцияләре сафка бастыру һәм башка инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру буенча генераль план төзелгән.