«Татмедиа»да популяр чуваш блогерлары белән очрашу була
Иртәгә, 10 мартта, 11.00 сәгатьтә «Татмедиа»да «Кәеф» медиалабораториясендә Кунак Party – популяр чуваш блогерлары белән очрашу була.
Анда катнашу өчен +7(953)48-555-26 телефоны буенча язылырга мөмкин.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Кәеф» медиалабораториясе агымдагы елның февралендә «Ялкын» журналы базасында эшли башлады. Яңа проект өч студияне үз эченә ала. Алар онлайн-очрашулар өчен лекторий, презентацияләр өчен сәхнә, подкастлар яздыру өчен студия, вертикаль видео һәм фото өчен циклограмма, туры эфирлар һәм стримнар өчен локацияләр белән җиһазланган.