Милли музыка оркестры Татар китабы йортында Камера концерты куя
19 мартта 16:00 һәм 18:00 сәгатьтә Татар китабы йортында Милли музыка оркестрының Камера концерты була.
«Программада татар классик композиторлары һәм яшь композиторларның әсәрләре яңгыраячак. Концертның форматы ирекле, башкарылган әсәрләр, аларның тарихы турында сөйләячәкләр, татар музыкасының башында торган Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Рөстәм Яхин һ.б. бу кичәдә искә алыныр», - дип хәбәр итә Татар китабы йорты матбугат хезмәте.
Шулай ук, кичәдә Рузия Кәлимуллина, Миләүшә Хәйруллина, Айдар Ниязов, Николай Римский-Корсаковның әсәрләре яңгырачак.