Мөхәммәтшин Кукмарада Волейбол федерациясе президенты кубогы финалын ачты
Бүген Татарстанның Кукмара районында ТР Волейбол федерациясе кубогы ярышларының IX финал сериясе ачылды. Җиңү өчен анда муниципаль районнарның һәм предприятиеләрнең иң яхшы командалары көрәшәчәк. Турнир башланыр алдыннан катнашучыларга ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.
«Хатын-кызлар, ирләр, ата-аналар - катлаулы вакытта безнең өчен килә алган җанатарлар. Алар якыннары өчен җан атарга, аларга бу мөһим вакыйгада ярдәм итәргә килде. Тагын бер кат әйтәсе килә, волейбол - затлы спорт төре, интеллигент, анда команда һәм тамашачылар һәр уенда җиңә. Һәркем өчен булмаса да, үзе өчен», - диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, волейбол актив үсеш ала, күпсанлы татарстанлыларның игътибарын җәлеп итә. Командалы спорт төре буларак, ул спортчыларда коллектив рухы, патриотлык, үз предприятиесе, районЫ өчен җаваплылык һәм Татарстан өчен яңа казанышлар һәм җиңүләр өчен көрәшү омтылышын үстерә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, Татарстанда волейбол һәм мәктәп волейбол лигасы үсеше милләтнең, төрле буын кешеләренең сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә.
Финалга, зона ярышларының төп этапларын үтеп, иң яхшы дүрт команда чыкты. Авыл районнары арасында йомгаклау ярышларына Актаныш, Саба, Буа, Мамадыш, ә сәнәгать предприятиеләре арасында «Татэнерго», «Газпромтрансгаз Казан», «Татхимфромпрепоратлар» «Казан-көнчыгышсервис» эләкте.