1 октябрьдә Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Иртәгә, 1 нче октябрьдә, Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать предприятиесе яшелчә һәм ит продукциясе, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен арзан бәядән товарлар тәкъдим итәчәк.
Сәүдә 6:00 дән 12:00 гә кадәр 15 мәйданчыкта оештырылачак.
Традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдә Казанда старт алды. Алар 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сәүдә нокталарында җәмәгать тәртибе сакланачак һәм юл хәрәкәте иминлеге тәэмин ителәчәк, ә шәһәрлеләргә коронавирус таралуны булдырмау өчен социаль дистанцияне сакларга киңәш ителә.