Россия Хөкүмәте инвалид-чернобыльчеләр өчен социаль ярдәм чараларын гадиләштерде
Киләсе елның 1 гыйнварыннан Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан һәм зыян күргән территорияләрдә яшәүче инвалидлар махсус цифрлы платформа ярдәмендә читтән торып айлык акчалата компенсация түләүләрен озайта алачак.
РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карарын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Билгеләп үтелгәнчә, түләү процессларын оптимальләштерү социаль казначылык принцибы буенча башкарыла, бу исә документларны даими рәвештә бирү ихтыяҗыннан котылу мөмкинлеген бирә.
Хөкүмәттә искәртүләренчә, 2025 елга социаль казначылык принцибы илдә социаль ярдәмнең барлык төрләрен күрсәткән вакытта иң мөһиме булачак.