Татарстан һәм Приморье крае хезмәттәшлек турында яңа килешү имзалады
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Арсеньев шәһәренә килде һәм Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко белән очрашты. Яклар сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында яңа килешү имзалады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Приморье крае бай табигый ресурсларга, транспорт-логистика проектларын үстерүдә уникаль мөмкинлекләргә ия, сәнәгате дә үсеш алган. Безнең уртак „бәйләнеш нокталары“ күп. Бүген без край территориясендә «Россия вертолетлары» акционерлык җәмгыяте Директорлар советы утырышын үткәрдек. Безнең төбәкләр вертолет, судно төзелеше кебек югары технологияле тармакларда хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксыну белдерә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Яклар төбәкара товар әйләнешен арттыру кирәклеген билгеләп үтте. Татарстаннан крайга йөк автомобильләре, дизель ягулыгы, көнкүреш химиясе товарлары, дарулар, медицина җиһазлары һ.б. продукция озатыла. Приморье краеннан Татарстанга диңгез продуктлары китерелә.
Шулай ук хезмәттәшлек итү өчен цифрлаштыру, иҗтимагый киңлекләрне һәм паркларны үстерү, уңайлы шәһәр мохите булдыру һ.б. тармаклар билгеләнде.